ТР «Чирмешән урманчылыгы» дәүләт казна учреждениесенең Казан кишәрлегенең участок урманчысы Марс Рәхимҗанов Чирмешән районы Чирмешән лицееның «Лесовичок» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар белән очрашты. Очрашу барышында Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының IV слетына әзерлек мәсьәләләре каралды.
Исегезгә төшерик, IV Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыклары слеты 2021 елның июлендә Лубян урман-техника көллияте базасында узачак. 31 команда иң көчле команда исемен яулау өчен көрәшәчәк, катнашучыларның гомуми саны 93 кеше булачак. Слетка барлыгы 200 кеше җыелыр дип көтелә.