Бөтен Россия буйлап мәктәп укучыларын #экоГТО экология эстафетасында үзләрен күрсәтеп, әйләнә-тирә мохиткә җаваплы караш буенча нормативлар тапшырырга чакыралар. Экологик квест кысаларында катнашучыларга төрле тематикага 7 тематик станция буенча биремнәр үтәргә туры киләчәк. Тулы бер команда белән дә, аерым да чыгыш ясарга мөмкин.
Чара 13 июньгә кадәр «Экология» илкүләм проекты кысаларында уза. Оештыручылар – Волонтер-экологларның «Делай!» гомумроссия иҗтимагый оешмасы, Россия Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, Россия Мәгариф министрлыгы, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык.
Эстафета ике форматта узачак: онлайн һәм офлайн. Онлайн-формат өчен ВКонтакте #экоГТО мини-кушымтасында теркәлергә һәм тәкъдим ителгән барлык видео/фото һәм текст сорауларына җавап бирергә кирәк.
Ә турыдан-туры катнашу өчен оештыручылар укытучыларга, волонтерларга һәм эковожатыйларга мәктәп укучылары, балалар бакчалары һәм лагерьларда тәрбияләнүчеләр өчен эстафета үткәрергә тәкъдим итә. Моның өчен https://ecodelai.ru/ecogto битендә теркәлергә һәм шәхси кабинетта чара үткәрү өчен кирәкле барлык материалларны алырга кирәк.
Ярышлар барышында командалар табигатькә сакчыл караш буенча нормативлар тапшырачак, актуаль экологик проблемалар белән танышачак һәм аларны чишү юлларын тәкъдим итәчәк. Оештыручылар сүзләренә караганда, эстафета укучыларга җаваплы куллану нигезләре, «яшел» сәнәгать һәм шәһәр инновацияләре турында белергә ярдәм итәчәк.