«Ары урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре яшь үсентеләрне карау эшләренә керешкән. «Хәзерге вакытта Илләт кишәрлегенең 35 нче кварталында тәрбияви кисүләр алып барыла, эшләргә 4 кеше җәлеп ителгән, – дип сөйләде «Ары урман хуҗалыгы» ДБУ директоры Морат Ибраһимов. – Быел барлыгы 28 гектар мәйданда шундый эшләр башкару планлаштырыла».
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы буенча тулаем алганда, 2021 елда 3 мең гектар мәйданда яшь үсентеләрне карау буенча эшләр башкарылачак.
Яшь үсентеләрне карау (тоныкландыру һәм чистарту) кисүләре – урман утыртмаларының куелыгын җайга салу, яшь үләннәрнең токым составын һәм төп токымдагы агачларның үсеш шартларын яхшырту максатларында үткәрелә торган урман хуҗалыгы чаралары.