Болгар урман хуҗалыгы белгечләре урман культураларын агротехник карау буенча эшләр башкара

2021 елның 8 июне, сишәмбе

«Болгар урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре урман культураларын агротехник карау буенча эшләр башкара. «Урманнарны торгызуның нәтиҗәлелеге нәкъ менә агротехник алымнарның сыйфатына турыдан-туры бәйле, – ди урман хуҗалыгы директоры Хәйдәр Хәбибуллин. – Аларны уздыру үсемлекләрне тамырдан тукландыру шартларын яхшыртырга, үсеп китүчәнлекне, урман культураларының сакланышын һәм тиз үсешен яхшыртырга мөмкинлек бирә. Бүгенге көндә мондый эшләр 30 гектар мәйданда башкарылган, план буенча – 180 гектар».

Тулаем Татарстан Республикасы буенча, агымдагы елның 8 нче июненә, урман культураларын агротехник карау буенча эшләр 707 га мәйданда башкарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International