Урман хуҗалыгы хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү институты урманнарны торгызу буенча семинар үткәрәчәк

2021 елның 8 июне, сишәмбе

2021 елның 29-30 июнендә Бөтенроссия урман хуҗалыгы җитәкчеләре һәм белгечләренең квалификациясен күтәрү институты (ВИПКЛХ) онлайн-форматта «Компенсацияле урман торгызу: законнар нигезендә җайга салу яңалыгы» семинарын үткәрәчәк.

Катнашу өчен гамәлдәге законнар нигезендә урманнарны компенсацияле торгызу эшләрен үткәрергә тиешле оешмаларның, төбәкләрдәге урман ведомстволары һәм алар карамагындагы учреждениеләрнең белгечләре чакырыла.

«Урман кодексына урманнарны яңадан торгызу һәм үрчетүне камилләштерү өлешендә үзгәрешләр кертү турында» Федераль закон проекты тиздән компенсацияле урман торгызу эшендә шактый үзгәрешләрне: урман культураларын утырту срокларын бер елдан өч елга кадәр арттыру, урман культураларын утыртканнан соң өч ел дәвамында агротехник карау эшләрен уздыруны күздә тота.

Семинарда катнашучылар компенсацияле урман торгызуның көнүзәк мәсьәләләре, хокук куллану тәҗрибәсе, компенсацияле урман торгызуны гамәлгә ашыру перспективалары турында фикер алышачак.

Элемтә өчен җаваплы зат: Бөтенроссия урман хуҗалыгы җитәкчеләре һәм белгечләренең квалификациясен күтәрү институтының урманнарны торгызу, саклау һәм яклау кафедрасы мөдире Семенов Дмитрий Олегович, тел: 8(960)351-92-85, 8(495)993-32-89, e-mail: d.o.semenov@bk.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International