Бөгелмә урманчылыгының урман фонды территориясендә 60,8 га мәйданда санитар-савыктыру чаралары башкарылган

2021 елның 9 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районында урман утыртмаларының санитар торышын яхшырту буенча эшләр дәвам итә. «Бүгенге көндә Бөгелмә урманчылыгы территориясендә 60,8 гектар мәйданда санитар-савыктыру чаралары башкарылды, – дип сөйләде урманчы-җитәкче урынбасары Артем Улаев. – Хәзерге вакытта Петровка участогының 40 нчы кварталында эшләр алып барыла, аларга 6 кеше җәлеп ителгән».

Аның сүзләренә караганда, быел Бөгелмә урманчылыгы территориясендә 320 га мәйданда санитар-савыктыру чаралары үткәреләчәк, шул исәптән 80 гектар мәйданда ликвид булмаган агачлар җыеп алыначак.

Исегезгә төшерик, санитар-савыктыру чаралары урманнарны саклау чаралары комплексының бер өлеше булып тора. Санитар-савыктыру чаралары утыртмаларның биологик тотрыклылыгын саклау, урманнарда патологик процессларның киң үсеш алуын кисәтү, корткычлардан һәм авырулардан килгән зыянны киметү максатларында уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International