Россиянең FSC социаль челтәрләрдә «Үзең өчен Россия урманнарын ач» марафонын үткәрә. Аның максаты – тормышыбызда урманнарның кыйммәтенә һәм аларның күптөрлелегенә җәмгыятьнең игътибарын җәлеп итү.
Ай саен Россия FSC катнашучыларга бер биремне үтәргә һәм билгеле бер теманы ачарга тәкъдим итә. Июньнең темасы – урман һәм менталь сәламәтлек, урман дәвасы.
Марафонга кушылу өчен, Фейсбук, ВКонтакте һәм Инстаграмда Россиянең FSC рәсми төркемнәренә язылырга, биремне үтәргә һәм #откройлесаFSC_задание хештегы белән, FSC Россия аккаунтын билгеләп, хисап урнаштырырга кирәк.
Үтәлгән бирем өчен катнашучыга картинка-ачивка бирелә. Ай ахырында барлык катнашучылар арасында очраклы рәвештә өч социаль челтәрнең һәрберсендә берәр кеше буенча җиңүчеләр сайланачак. Җиңүчеләр FSC Россиядән фирма бүләкләрен алачак. Ә бөтен марафон нәтиҗәләре буенча, сентябрь аенда, һәр социаль челтәрдән иң күп картинка-ачивка туплаган өчәр җиңүче бүләкләнәчәк. Бирем айга бер тапкыр басыла, аның һәрберсен чикләнмәгән күләмдә үтәп карарга була.