Шәһәр яны урманчылыгы территориясендә рөхсәтсез чүплек бетерелгән

2021 елның 10 июне, пәнҗешәмбе

«Шәһәр яны урманчылыгы» ДКУ һәм «Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре Шәһәр яны урманчылыгының Биектау кишәрлегендәге 72 нче кварталда урман фонды территориясендә санкцияләнмәгән чүплеккә тап булганнар һәм әлеге урынны тәртипкә китергәннәр. Алар көче белән барлыгы 3 куб.м каты көнкүреш калдыгы чыгарылган.

«Кызганыч, урманнарда ачыклана торган санкцияләнмәгән чүплекләр  урман законнарын бозылуның иң киң таралган очракларының берсе булып тора. Ә ташлап калдырылган чүп-чар, әйтик, пыяла шешәләр урманда янгын чыгарырга мөмкин, –ди җитәкче-урманчы Илнур Кәшафиев. – Ел башыннан бирле Шәһәр яны урманчылыгы территориясеннән барлыгы 95 кубометрдан артык чүп-чар җыеп чыгарылды».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International