Россия Табигый фәннәр академиясе «EcoWorld-2021» Халыкара экологик премиясе лауреаты исеменә конкурс игълан итә. Премия әйләнә-тирә мохитне саклау һәм экологик иминлек тәэмин итү, шулай ук XXI гасырда тотрыклы үсешкә юнәлдерелгән башка экология эшчәнлегендәге алдынгы казанышлар өчен иҗтимагый бүләк булып тора.
Конкурста катнашучыларны сайлап алу тәкъдим ителгән проектларны, программаларны һәм акцияләрне гамәлгә ашыруны раслый торган гаризалар һәм документлар нигезендә гамәлгә ашырыла.
Конкурсның номинацияләре: «Биологик төрлелекне һәм табигый ландшафтларны саклау», «Экологик сәясәт һәм әйләнә-тирәлек», «Экологик белем бирү, агарту һәм мәдәният», «Экологик эшләнмәләр, ресурсларны саклау һәм калдыксыз технологияләр», «Экологик куркынычсыз товарлар һәм туклану продуктлары», «Экология һәм кеше сәламәтлеге», «Азкатлы төзелештә, агач йорт төзелешендә экологик куркынычсыз технологияләр һәм материаллар», «Ландшафт дизайны һәм архитектура чишелешләре, пейзаж рәсеме, ландшафт-парк дизайны, архитектура».
Конкурска гаризалар 2021 елның 31 октябренә кадәр кабул ителә.
Тулырак мәгълүмат белән биредә танышырга мөмкин: https://raen.info/activities/proekty4-mezhdunarodnaja-ekologicheskaja-premija-ecoworld.html.