Кәләй урманчылыгы һәм Кәләй урман хуҗалыгы хезмәткәрләре урман фондын төзекләндерү буенча эшләр башкара

2021 елның 11 июне, җомга

«Кәләй урманчылыгы» ДКУ һәм «Кәләй урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре урман фондын төзекләндерү буенча эшләр башкара. Шулай итеп, ел башыннан Кәләй урманчылыгы территориясендә янгынга каршы һәм урман саклау тематикасына 15 яңа мәгълүмат тактасы һәм баннерлар урнаштырылган.

«Урманнарда  гражданнар ял итә торган 6 урын да төзекләндерелде, – дип сөйләде «Кәләй урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Дамир Миндрахманов. – Бу юнәлештәге эш дәвам иттереләчәк».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International