2021 елның 23 июнендә 11:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының агымдагы елның 1 яртыеллыгында хокук куллану практикасы нәтиҗәләре буенча гавами фикер алышу булачак. Чара Zoom платформасы базасында хуҗалык итүче субъектларга норматив хокукый актларның мәҗбүри таләпләрен массакүләм һәм типик бозуларны аңлату максатында, конференция режимында үткәреләчәк.
Шулай ук конференция кысаларында урман мөнәсәбәтләре өлкәсендәге законнарда билгеләнгән зарури таләпләрнең кече һәм урта эшкуарлык субъектлары вәкилләре тарафыннан, урман утыртмаларын сату-алу шартнамәләре нигезендә бирелгән диләнкеләрдә гражданнар тарафыннан бозуның бертөр очраклары каралачак.
Конференция сылтамасын, идентификаторын һәм паролен алу өчен Министрлыкка gkn.mlh@tatar.ru электрон почтасы адресына хат җибәрергә кирәк яки 8 (843) 221-37-29 телефоны буенча шалтыратыгыз.
Норматив хокукый актларның мәҗбүри таләпләрен бозу, федераль дәүләт урман күзәтчелеген (урман сагын) гамәлгә ашыру буенча искәрмәләрне һәм аңлатмаларны кире элемтәнең түбәндәге каналларыннан файдаланып җибәрергә мөмкин:
– электрон почта адресы: gkn.mlh@tatar.ru;
– тел.: 8 (843) 221-37-29;
– Министрлыкка язмача мөрәҗәгать итү юлы белән, түбәндәге адрес буенча: 420124, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Ямашев проспекты, 37А.