Лубян урман-техника көллиятендә чыгарылыш квалификация эшләре якланды

2021 елның 17 июне, пәнҗешәмбе

Бүген «Лубян урман-техника көллияте» дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесендә 32 нче икътисад төркеме студентларының чыгарылыш квалификация эшләрен яклау булды. Дәүләт имтиханы комиссиясе составында ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, көллият директоры Рим Фәхразыев, укыту эшләре буенча директор урынбасары Ирина Богомолова, укытучылар – Надежда Сухова, Татьяна Фәхразыева, баш хисапчы Татьяна Козырева һәм кадрлар әзерләү белгече Галина Фәттахова бар иде.

Чыгарылыш квалификация эшләрен яклауга 9 кеше кертелде. Алар комиссия әгъзаларына финанс хисаплылыгын алып бару, бухгалтерлык балансын формалаштыру, бюджеттан тыш фондлар белән исәп-хисап үзенчәлекләренә бәйле диплом проектларын тәкъдим итте.

«Барлык студентлар да үз эшләрен лаеклы тәкъдим итте, югары белем дәрәҗәсен һәм һөнәри эшчәнлекне гамәлгә ашыруга әзер булуларын күрсәтте, –дип шәрехләде көллият директоры Рим Фәхразыев. – Диплом проектлары яхшы һәм бик яхшы дип бәяләнде».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International