ИФО буенча Урман хуҗалыгы департаментында урман янгыннарын сүндерү эшчәнлеген координацияләү буенча штаб утырышы узды

2021 елның 17 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында ИФОда урман янгыннарын сүндерү эшчәнлеген координацияләү буенча видеоконференция режимында штаб утырышы булып узды. Утырыш Департамент җитәкчесе урынбасары Антон Трифонов рәислегендә узды.

Чарада Идел буе федераль округының урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – Министрлыкның урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Алексей Мосунов, финанс, бухгалтер исәбе һәм контрольлек бүлеге җитәкчесе Чулпан Булатова һәм икътисад, дәүләт заказын урнаштыру һәм түләүләр белән идарә итү бүлеге җитәкчесе Азат Корбанов катнашты.

Киңәшмә барышында округ субъектларындагы урманнарда янгын чыгу куркынычы янаган чор узуы турында фикер алыштылар. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, БР Урман хуҗалыгы министрлыгы, Ульяновск өлкәсенең Табигать һәм цикллы икътисад министрлыгы, Пермь краеның Табигый ресурслар, урман хуҗалыгы һәм экология министрлыгы вәкилләре һәм башкалар нотыклар белән чыгыш ясады.

«Урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә контрольне көчәйтергә кирәк, – дип билгеләп үтте Департамент җитәкчесе урынбасары Антон Трифонов. – Бу урман фонды җирләрен патрульләү, урман янгыннары барлыкка килүне чикләү, урман янгыннарына кагылышлы пропагандага юнәлтелгән профилактика чараларын үтәүгә дә кагыла».

Шулай ук утырыш кысаларында финанс күрсәткечләрен үтәү, «2020 елда Россия Федерациясе урман хуҗалыгы эшчәнлегенең төп йомгаклары» Бөтенроссия киңәшмәсенә әзерлек мәсьәләләре дә һ.б. каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International