«Идел буе урманчылыгы» ДКУ һәм «Идел буе урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре Идел буе урманчылыгының Свияжск кишәрлегендә 34 кварталның 8 бүлемтегендә санкцияләнмәгән чүплекне бетергән. Алар көче белән барлыгы 20 куб.м каты көнкүреш калдыгы чыгарылган.
«Югары Ослан районы башкарма комитеты вәкилләре дә ярдәм күрсәтте. Эшләргә барлыгы 10 кеше һәм 3 берәмлек техника җәлеп ителде», – дип шәрехләде Идел буе урманчылыгы җитәкче-урманчысы Рөстәм Исмәгыйлов.