Татарстанда 1,3 мең гектар мәйданда урман культураларын агротехник карау эшләре башкарылган

2021 елның 18 июне, җомга

Татарстан Республикасында урман культураларын агротехник карау эшләре дәвам итә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны торгызу һәм үрчетү бүлеге белгечләре мәгълүматлары буенча, быелның 18 июненә 1,3 мең гектар мәйданда эшләр башкарылган.

Эш күләме буенча республиканың Азнакай, Минзәлә һәм Буа урман хуҗалыклары хезмәткәрләре – алдынгылар рәтендә.

Исегезгә төшерик, урман культураларын агротехник карау эшләре – туфракны йомшарту, чүп үләннәрен утау, үсемлекләрне кысалап алу юлы белән үстерелә торган агачлар һәм куаклар үсешенә шартларны яхшыртуга юнәлтелгән чаралар комплексы. Карау ешлыгы җирле шартларны исәпкә алып билгеләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International