Министрлык белгечләре «Урман кисүче-2021» Россия чемпионатына әзерлек буенча судьяларның өйрәнү-күнекмә алу җыеннарында катнашты

2021 елның 21 июне, дүшәмбе

Быелның 18-19 июнендә Түбән Новгород шәһәрендә «Урман кисүче-2021» Россия чемпионатына әзерлек буенча судьяларның өйрәнү-күнекмә алу җыеннары узды. Җыеннарда Татарстан Республикасы, Киров өлкәсе һәм Чуашстан Республикасы вәкилләре, шул исәптән ТР Урман хуҗалыгы министрлыгыннан мөлкәт белән идарә итү, техник үсеш һәм хезмәтне саклау бүлегенең әйдәп баручы консультантлары Риназ Мөхәммәтҗанов, Илфир Гыйбадуллин һәм «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ директоры Айдар Гайфуллин катнашты.

Җыеннар барышында анда катнашучылар агач кисү, бензин пычкысы чылбырын алыштыру, катнаш кисем белән бүрәнә тураклау, ботаклар кисү, «эстафета» узу һ.б. буенча биремнәр үтәлешен бәяләде.

Исегезгә төшерәбез, «Урман кисүче-2021» Россия чемпионаты агымдагы елның 26-28 августында Вологда шәһәрендә узачак. Чарага Россия Федерациясенең 30дан артык субъектыннан командалар килер дип көтелә. Татарстан Республикасыннан «Нурлат урман хуҗалыгы» ДБУ белгечләре катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International