ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм аның карамагындагы учреждениеләр белгечләре «Бер минут тынлык» Бөтенроссия акциясенә кушылды

2021 елның 22 июне, сишәмбе

Бүген, Хәтер һәм кайгы көнендә, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм аның карамагындагы учреждениеләр хезмәткәрләре «Бер минут тынлык» Бөтенроссия акциясенә кушылды.

Бер минут тынлык Мәскәү вакыты белән 12 сәгать 15 минутта башланды – 1941 елда хакимиятнең эфирга чыгып, гражданнарга нацистлар Германиясенең Советлар Союзына һөҗүм итүе турында хәбәр итү вакыты бу.

Исегезгә төшерәбез, 2020 елның апрель башында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин бер минут тынлык үткәрү турындагы законга кул куйды. Акция сугышта һәлак булган һәркем һәм барлык сугыш корбаннары турында гомуми һәм мәңгелек хәтер һәм кайгы символы, илебезгә каршы чыккан агрессия һәм күп милләтле халкыбызның нацизмга бирешмәгән, какшамас батырлыгы һәм дөньяга Җиңү бүләк итүе турында мәңгелеккә искәртеп тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International