«Арча урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре «Арча агросәнәгать һөнәр көллияте» ДАҺБУ студентлары өчен «Урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре» дигән темага сыйныф сәгате үткәргән. Чара «ЭКО стилендә яшәү» проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылган.
Дәрес барышында урманнарны саклау һәм яклау инженеры Газинур Зиннәтуллин, урманнан файдалану буенча инженер Илсөяр Хәйруллина һәм ДКР урманчысы Энҗе Мөхәммәтҗанова балаларга Татарстан Республикасы урман хуҗалыгының торышы, урманнарны саклау, яклау һәм торгызу буенча үткәрелә торган эшләр, урманнарда янгын һәм санитар куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләгән.