Лубян урман-техника көллиятендә диплом эшләре якланды

2021 елның 22 июне, сишәмбе

Бүген «Лубян урман-техника көллияте» дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесендә 41 нче урман хуҗалыгы төркеме студентлары диплом эшләрен яклады. Дәүләт имтиханы алу комиссиясе составында ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, көллият директоры Рим Фәхразыев, укыту-җитештерү эшләре буенча директор урынбасары Валерий Кульгеев, укытучылар Павел Сухов, Рәсил Гайнанов һәм Елена Усова бар иде.

Диплом эшләрен яклауга барлыгы 22 кеше кертелде. Алар стандарт утырту материалы үстерү, катнаш урман культуралары, урман орлыгы станцияләре булдыру, санитар-савыктыру чаралары үткәрү, урманны тәрбияви кисү, агач эшкәртү һ.б. белән бәйле проектларны тәкъдим иттеләр.

«Гомумән алганда, комиссия тәкъдим ителгән эшләр дәрәҗәсеннән канәгать калды. Барлык студентлар да урман хуҗалыгы алып баруның теоретик һәм практик нигезләрен яхшы белүләрен күрсәтте», – дип шәрехләде көллият директоры Рим Фәхразыев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International