Министрлыкта дәүләт граждан хезмәте вазыйфасын биләүгә конкурс узды

2021 елның 23 июне, чәршәмбе

Бүген Министрлыкта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт контроле һәм күзәтчелек бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе дигән Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфасын биләүгә конкурс булды. Утырыш ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов рәислегендә узды.

Әлеге вазыйфаны биләү өчен 2 кеше дәгъва белдерде. Аларга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарына, дәүләт граждан хезмәте нигезләренә, федераль дәүләт урман күзәтчелеген (урман сагын) гамәлгә ашыруга, контроль-күзәтчелек чараларын үткәрүгә кагылышлы сораулар бирелде. Шулай ук комиссия әгъзалары тарафыннан конкурста катнашучыларның урман законнарын бозуларны кисәтү, ачыклау һәм булдырмау эшен камилләштерә алырлык белемнәрен бәяләүгә аерым игътибар бирелде.

Исегезгә төшерәбез, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында булган вакансияләр хакында https://gossluzhba.gov.ru/vacancy рәсми сайтында, шулай ук https://minleshoz.tatarstan.ru/rus/kadrovaya-politika-test.htm Министрлык порталында белергә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International