«Исләйтар урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре урман культураларын агротехник карау буенча эшләр башкара. «Агротехник карауның төп максаты – үсемлекләрне тамырдан тукландыру шартларын яхшырту, яраклашып китүчәнлеген арттыру, урман культураларын саклау һәм аларның үсешен тизләтү. Шуны аңлаган хәлдә, без мондый чараларның сыйфатына аерым игътибар бирәбез, – дип сөйләде урман хуҗалыгы директоры Морат Ибраһимов. – Хәзерге вакытта эшләр Ары урманчылыгының Илләт кишәрлегендәге 40 нчы кварталда алып барыла. Бүгенге көндә 35 гектар мәйданда чаралар башкарылды».
Тулаем алганда, Татарстан Республикасы буенча быелның 24 июненә урман культураларын агротехник карау эшләре 2,4 мең га мәйданда башкарылган.