КДАУ урман хуҗалыгы һәм экология факультетында укырга керү өчен документлар кабул ителә

2021 елның 24 июне, пәнҗешәмбе

Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультетында 2021 елда укырга керү өчен документлар кабул ителә. Бакалавриат программасы буенча «Урман эше», «Ландшафт архитектурасы» һәм «Экология һәм табигатьтән файдалану» белгечлекләре буенча, магистратура программасы буенча – «Урман эше» һәм «Ландшафт архитектурасы» белгечлекләре буенча укучылар туплана. Көндезге һәм читтән торып уку формалары каралган.

«Узган елдагы кебек үк, гариза һәм документларны югары уку йорты сайтында яки Россия Федерациясе дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталы аша читтән торып та бирергә мөмкин. 135 бюджет урыны каралган, – дип сөйләде факультет деканы Ренат Гафиятов. – Бездә студентларга уңышлы белем алу өчен барлык шартлар да тудырылган, стипендияләр, социаль стипендияләр түләнә, тулай торак бар. Уку вакытында студентлар югары уку йорты эшчәнлегендә, төрле мәдәни-массакүләм чараларда һәм спорт ярышларында актив катнаша».

Тулырак мәгълүматны югары уку йорты сайтында белергә мөмкин: http://priem.kazgau.ru яки 8 (843) 236-66-71, 567-46-30 телефоны буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International