Тәтеш урманчылыгы территориясендә яшь агачларны карау эшләре алып барыла

2021 елның 25 июне, җомга

Тәтеш урманчылыгы территориясендә яшь үсентеләрне карау эшләре дәвам итә. «Бу эш төренең максаты – урман утыртмаларының калынлыгын җайга салу, яшь үләннәрнең токым составын һәм төп токымдагы агачларның үсеш шартларын яхшырту, – дип сөйләде «Тәтеш урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Ранил Рәхмәтуллин. – Хәзерге вакытта Тәтеш кишәрлегенең 41 нче кварталында тәрбияви кисүләр башкарыла, эшләрдә 7 кеше катнаша. Алар барысы да – югары квалификацияле».

«Бүгенге көндә мондый эшләр 25 гектар мәйданда башкарылган, план буенча – 52,4 гектар. Эшләрне 1 августта тәмамлау күздә тотыла», – дип өстәде Ранил Рәхмәтуллин.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы буенча тулаем алганда, 2021 елда 3 мең га мәйданда яшь үсентеләрне карау эшләре башкарылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International