Ютазы районының Ютазы урта мәктәбенең «Яшел патруль» мәктәп урманчылыгына тәрбияләнә торган балалар IV Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыклары слетына әзерләнә. Хәзерге вакытта балалар урман хуҗалыгы терминнарын һәм төшенчәләрен, сирәк үсемлек һәм хайван төрләрен өйрәнә.
«Мин слетта беренче тапкыр катнашачакмын, шуңа күрә дулкынланам. Безгә конкурс барышында «Ботаника һәм дендрология», «Таксация», «Геодезия», «Урманнарны торгызу һәм үрчетү» кебек юнәлешләр буенча тест узарга һәм практик биремнәр үтәргә туры киләчәге турында сөйләделәр, – дип сөйләде «Яшел патруль» берләшмәсендә катнашучы Инзилә Гәрәева. – Гомумән алганда, слет бик кызыклы һәм бай булырга охшаган».
Исегезгә төшерик, IV Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыклары слеты 2021 елның июлендә Лубян урман-техника көллияте базасында узачак. 31 команда иң көчле команда исемен яулау өчен көрәшәчәк, катнашучыларның гомуми саны 93 кеше булачак. Слетка барлыгы 200 кеше җыелыр дип көтелә.