Аксубай урманчылыгы территориясендә 140 гектар мәйданда урман культураларын агротехник карау эшләре башкарылган

2021 елның 29 июне, сишәмбе

Аксубай урманчылыгының урман фонды территориясендә урман культураларын агротехник карау эшләре дәвам итә. «Хәзерге вакытта мондый чаралар Аксубай урманчылыгының Чебоксар участогындагы 49 нчы кварталда үткәрелә, эшләргә 2 берәмлек техника җәлеп ителгән, – дип сөйләде урман хуҗалыгы директоры Сергей Кузнецов. – Эш график буенча алып барыла. Бүгенге көндә агротехник караулар 140 гектар мәйданда башкарылган, план буенча – 415 гектар».

Исегезгә төшерик, урман культураларын агротехник карау эшләре – туфракны йомшарту, чүп үләннәрен утау, үсемлекләрне кысалап алу юлы белән үстерелә торган агачлар һәм куаклар үсешенә шартларны яхшыртуга юнәлтелгән чаралар комплексы. Карау ешлыгы җирле шартларны исәпкә алып билгеләнә.

Тулаем алганда, Татарстан Республикасы буенча быелның 29 июненә урман культураларын агротехник карау эшләре 5,8 мең га мәйданда башкарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International