ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Лубян урман-техника көллиятен тәмамлаучыларга дипломнар тапшырды

2021 елның 29 июне, сишәмбе

Бүген Лубян авылы мәдәният йорты базасында Лубян урман-техника көллиятен тәмамлап чыгучыларга диплом тапшыру тантанасы булды. Чарада ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриев, көллият директоры Рим Фәхразыев һ.б. катнашты.

«Лубян урман-техника көллияте – Илдә урман тармагы белгечләрен әзерли торган иң борынгы урта махсус уку йортларының берсе. Быел аңа 100 яшь тула, бу вакыт эчендә биредә 9,5 меңнән артык белгеч әзерләп чыгарылган, – дип билгеләп үтте Равил Кузюров. – Көллияттә узган елларны яратып искә алырсыз дип ышанам. Нәкъ менә биредә сез яңа белемнәр, алымнар һәм күнекмәләр алдыгыз,  сәләтегезне һәм талантыгызны күрсәттегез, тугры дуслар таптыгыз».

«Һичшиксез, белем бирү процессында педагогның роле дә мөһим булып тора. Көллияттә урман хуҗалыгында гамәли эш тәҗрибәсе зур булган югары квалификацияле укытучылар коллективы эшли. Форсаттан файдаланып, сезгә фидакарь хезмәтегез, җаваплылык, чиксез сабырлыгыгыз һәм кайгыртучанлыгыгыз өчен рәхмәт белдерәсем килә, – диде министр. – Уку йортында белем алуын төгәлләгән чыгарылыш студентларны көллиятне тәмамлап чыгулары белән ихлас тәбрик итәм! Барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет, уңышлар, яңа җиңүләр һәм казанышлар телим».

Көллиятне тәмамлаучыларны район башлыгы Сергей Димитриев та котлады. Ул аларга бәхет, иминлек һәм һөнәри эшчәнлекләрендә уңышлар теләде.

Аннары көллиятне тәмамлаучыларга дипломнар тапшыру тантанасы булды. Аларны 72 кеше алды. Моннан тыш, алдынгы студентлар «Лубян урман-техника көллияте» ДБҺБУ Рәхмәт хатлары белән дә бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International