«СПЭКТР» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар җәйге каникул вакытында да эшләрен дәвам итә

2021 елның 30 июне, чәршәмбе

Иске Михайловка урта мәктәбенең «СПЭКТР» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар җәйге каникул вакытында да эшләрен дәвам итә. Бу көннәрдә укучылар, Әлмәт урманчылыгының урман остасы Ирек Гыйбадуллин белән берлектә, Әлмәт муниципаль районының Ирекле авылында элек утыртылган яшь имәнлекләрне агротехник карау буенча эшләр башкарган.

«Без бу имәннәрне узган ел утырткан идек, – дип сөйләде урман остасы Ирек Гыйбадуллин. – Очрашу барышында балалар урман культураларын үстерү үзенчәлекләре, аларны агротехник яктан гына түгел, ә урманчылык таләпләре буенча карау үзенчәлекләре турында да белделәр».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International