Кичә, 30 июньдә, «Дом» экоүзәге базасында «ЭКВЕСТ» V Республика онлайн конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булган.
Исегезгә төшерәбез, әлеге конкурс «Эковесна – 2021» акциясе кысаларында үткәрелде. Конкурс барышында төрле агитация һәм экологик агарту чаралары үткәрелгән – квестлар, уеннар, викториналар, дәресләр, өмәләр, агач утырту, икенчел чимал җыю акцияләре һ.б. Конкурста республиканың 26 торак пунктыннан 116 команда катнашкан.
Җиңүчеләр өч категориядә билгеләнгән: «Студэко», «Яшь экологлар» һәм «Green team». Конкурс нәтиҗәләре буенча Лубян урман-техника көллияте студентлары «Студэко» номинациясендә 2 нче урын алган.
Котлыйбыз!