«Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге хезмәткәрләре ТР Зеленодольск муниципаль районының 14 нче лицей мәктәп яны лагеренда тәрбияләнүче балалар өчен экскурсия үткәргән.
Очрашу барышында балалар ТР Урманнарны яклау үзәге эшчәнлегенең юнәлешләре, урман патологиясен мониторинглау һәм урманнарны торгызуны мониторинглау максатлары һәм бурычлары турында белгәннәр, урман үсемлекләре орлыкларының чәчүлек сыйфатын билгели торган җайланманы күргәннәр.
Экскурсия ахырында гербарий материаллары һәм үсемлекләрнең орлыклары буенча агач токымнарын билгеләүгә багышланган викторина үткәрелгән.