Россия Президенты Владимир Путин урман тармагын реформалаштыручы берничә законга кул куйган

2021 елның 2 июле, җомга

2021 елның 2 июлендә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин тарафыннан имзаланган законнар урманнарны торгызу нәтиҗәлелеген арттырырга, рекреация объектларын төзегәндә, шул исәптән аларны үзгәртеп корганда урманнардан файдалануны кагыйдәләрен билгеләргә, урман корылышын үзгәртеп корырга ярдәм итәчәк.

Урман корылышы системасындагы үзгәрешләр Урман кодексы һәм Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турындагы закон үзгәрешләрендә чагылыш тапкан. Урман фонды җирләрендә урман корылышы буенча вәкаләтләр федераль дәрәҗәгә – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгына караган «Рослесинфорг» ФДБУ тапшырыла. Шул ук вакытта торак пункт җирләрендә урнашкан урманчылыкларны төзү һәм аларның чикләрен билгеләү хокуклары җирле үзидарә органнарына беркетелә.

Урманнарны торгызу һәм үрчетүне камилләштерү нормалары билгеләнә. Компенсацияле урман торгызу яки урман үрчетү йөкләмәләрен үтәү сроклары бер елдан өч елга кадәр арттырыла, әгәр агачларны утыртканнан соң өч ел дәвамында урман культураларына агротехник тәрбия эшләре уздырылып торса. Хәзерге вакытта дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр дә мондый эшләрне башкарырга тиешле урманнардан файдаланучы затлар хисабына компенсацияле урман торгызу эшләрен башкара алачак. Бу урман хуҗалыклары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттырырга һәм аларга өстәмә акча эшләү мөмкинлеге бирергә тиеш.

Урманнарда капиталь һәм капиталь булмаган объектлар урнаштыруны тәртипкә сала торган хокукый җайга салуга да үзгәрешләр кертелә. Туристлык индустриясе объектларын, ял, туризм, физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен билгеләнгән физкультура-савыктыру, спорт корылмаларын агачлар үсми торган, 1 гектардан яки рекреация өчен бирелгән җир кишәрлегенең гомуми мәйданының 20%ыннан артмаган территорияләрдә урнаштырырга рөхсәт ителә. Мондый урман кишәрлекләрендә физик затлар өчен торак объектларын урнаштыру тыела. Шул ук вакытта федераль закон су саклау зоналарында урнашкан урманнарда товар балыкчылыгы белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирә.

Бу чаралар урманнарда ял итү дәрәҗәсен һәм урманнадан файдалануның инвестиция җәлеп итү дәрәҗәсен сыйфатлы арттыру мөмкинлеген бирер дип көтелә.

Имзаланган федераль законнар Россия Федерациясе Президенты йөкләмәләре нигезендә эшләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International