Бүген Татарстан Республикасына эш визиты белән Мордовия Республикасы Хөкүмәте Рәисе вазыйфаларын башкаручы Владимир Сидоров җитәкчелегендәге Мордовия Республикасы делегациясе килде. Спас районының Танкеевка авылы янында делегацияне Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров каршы алды.
Делегациянең эш сәфәренең төп максаты – иртәгә, 3 июль көнне, Мөслим авылында узачак Бөтенроссия авыл сабан туенда катнашу. Исегезгә төшерик, чарага Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та киләчәк. Бәйрәм бик бай мәдәни-күңел ачу программасы белән үрелеп барачак, төрле конкурслар, уеннар һәм спорт ярышлары: ат чабышлары, билбау көрәше, аркан тартышу һ.б. оештырылачак. Моннан тыш, Бөтенроссия авыл сабан туен уздыру символын Мордовия Республикасы делегациясенә тапшыру тантанасы да планлаштырылган.