ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре урманнарны торгызу буенча башкарылган эшләрнең сыйфатын тикшерү һәм урман культураларын техник кабул итү материалларын бәяләү эшенә кереште. Август ахырына кадәр белгечләргә 31 урманчылыкның урман фонды территориясендә һәм 31 урман хуҗалыгының урман питомникларында булырга туры киләчәк.
Министрлыкның урманнарны торгызу һәм үрчетү бүлеге җитәкчесе Тимур Галиев шундый тикшерү белән Югары Ослан муниципаль районында булды. Анда ул «Идел буе урманчылыгы» ДКУ Свияжск һәм Тәмте кишәрлеге урманчылыкларында урман культуралары утыртуның сыйфатын бәяләде.
«Тулаем алганда, барлык эшләр дә тиешле агротехник срокларда кирәкле таләпләргә туры китереп башкарылган», – диде Тимур Галиев.
Шунысын да билгеләп үтик, быел Идел буе урманчылыгы территориясендә 26 га мәйданда урманнарны торгызу һәм үрчетү эшләре башкарылган, теплицаларда – 0,02 гектар мәйданда орлыклар чәчелгән.