Чирмешән урман хуҗалыгы хезмәткәрләре дару үләннәре әзерли

2021 елның 8 июле, пәнҗешәмбе

Бу көннәрдә «Чирмешән урман хуҗалыгы» ДБУ белгечләре, урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча эшләр комплексын үтәү белән бергә, дару үләннәре дә әзерли. «Гадәттә без мәтрүшкә, сары мәтрүшкә, бөтнек һәм мең яфрак кебек үсемлекләрне җыябыз. Бүгенге көндә 346 бәйләм әзерләнде, – дип сөйләде урман хуҗалыгы директоры Николай Кваков. – Августта шомырт һәм гөлҗимеш җимешләрен җыюга керешәчәкбез».

«Әзерләнгән дару чималы «Урман бүләкләре» кибетендә сатыла. Шулай ук безнең кибеттә каен һәм нарат бөрләре, мунча себеркеләре дә сатып алырга мөмкин», – дип өстәде Николай Кваков.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International