Х Бөтенроссия юниорларның “Подрост” урман бәйгесе финалында Лубян урман-техник колледжы студенты Игорь Матвеев Икенче урын алды

2013 елның 21 мае, сишәмбе

Бәйгенең юбилей финалына Россия Федерациясеннән йөздән артык иң яхшы эш тәкъдим ителгән иде. Шулар арасына Татарстаннан ике эш керде. Бу эшләрне Лубян урман-техник колледжы студентлары Игорь Матвеев һәм Заһир Әскәров башкарды. И.Матвеевның “Магнитланган суның гади нарат үсентеләренең тишелеп чыгуына һәм үсешенә йогынтысы” темасына эше “Һөнәри эшчәнлеккә әзерлек” номинациясендә Икенче урынга лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International