2017 елның 9 августында Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында Минзәлә, Кайбыч, Кама, Буа урманчылыклары урман фонды территориясендә урнашкан кече һәм урта эшкуарлык субъектларына урман утыртмаларын сату-алуга шартнамә төзү буенча хокук сатуга аукцион үткәрелде.
№ 58 лот буенча аукцион узган дип танылды. Җиңүчеләр белән аукцион нәтиҗәләре хакында беркетмәләр имзалана һәм ун эш көне эчендә кече һәм урта эшкуарлык субъектларына урман утыртмаларын сату-алу шартнамәләре төзеләчәк.
№ 1-2, 4-6, 16-27, 31-33, 38, 52-54, 57, 59, 60 лотлар буенча, бердәнбер катнашучы булуга бәйле рәвештә, аукцион үтмәгән дип танылды (Россия Федерациясе Урман кодексының 80 статьясының 7 пунктындагы 1 пунктчасы).
Заявкалар булмауга бәйле рәвештә № 3, 7-15, 28-30, 34-37, 39-51, 55-56, 61-67, 68-72 лотлар буенча аукцион узмаган дип танылды.
2017 елның 9 августында “Татарстан радиосы”нда урманчыларның һөнәри белеме турында сүз барды. Респондент сыйфатында Лубян урман-техника көллияте директоры Данилов Афанасий Михайлович чыгыш ясады. Әңгәмә барышында, тулаем алганда, урманчылык эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләр кузгатылды, эфир белән элемтәгә чыга алган тамашачыларны Лубянда “Бакча-парк һәм ландшафт төзелеше” белгечлеге буенча белем алу турындагы мәгълүмат кызыксындырды.
“Биләр урманчылыгы” ДКУ базасында “Чулман аръягы шартларында утырту материалын үстерү, урманны тәрбияви кисүләрне үткәрү технологиясе, Федераль дәүләт урман күзәтчелеген гамәлгә ашыру, санитар-савыктыру чараларын үткәрү, хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы” темасына семинар-киңәшмә уза. Чарада Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров, Министрлык аппараты хезмәткәрләре, ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең җитәкчеләре, җирлекләрдәге кишәрлек урманчылары катнаша. Семинар программасында: хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы кабинеты һәм техник документацияне алып бару эше белән танышу, урман питомникларын карау, 2017 елгы урман чыршы культураларын механика ярдәмендә һәм кул белән тәрбияләү техникасы, киселгән урыннарда имән үстерү һәм өлгергән һәм картайган урман утыртмаларын кисү технологиясе белән танышу. Моннан тыш, урманчылар усак клоннары кишәрлеген һәм Чирмешән елгасы ярындагы яклаучы утыртмаларны да караячак.
Татарстан Республикасының урман тармагында эшләүче 40тан артык хезмәткәр 2017 елда урманда иң яхшы янгын сүндерүче исемен яулау өчен көч сынашты. Ярышларда катнашучыларга каршылыклар полосасын үтәргә, физик әзерлек күнегүләрен ясарга һәм тест сорауларына җавап бирергә туры килде.
Россиякүләм конкурсның төбәк этабында “Саба урман хуҗалыгы” ДБУ урман остасы Шәкүров Рәис Тәфкил улы җиңүче булды. Ул, каршылыклар полосасын ике минут та 14 секунд эчендә үтеп, иң яхшы вакытны күрсәтте.
Ярышларда икенче урынны Кондратьев Александр Юрьевич – 3 нче типлы “Лениногорск” ЯХС бригадиры алды. Өченче урында – Нәбиуллин Илнур Мансур улы – “Яшел үзән урманчылыгы” ДБУның 2 типлы ЯХС-2 башлыгы. Конкурста җиңүчеләрне котлыйбыз!
“Урманда иң яхшы янгын сүндерүче” Россиякүләм ярышларының финалы сентябрь аенда Мәскәү өлкәсендә узачак.
Республиканың урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре урман хуҗалыгы формированиеләрендә эшләүчеләрнең югары профессиональлеккә ия булуын билгели, бүген аларның саны 610 кеше тәшкил итә.
Соңгы көннәрдә чит илләрдә урман-янгын куркынычы белән яный торган вәзгыять саклана. Дөньяның күп кенә почмакларында янгын стихиясен әлегә тулысынча җиңеп чыгуы мөмкин түгел.
Греция
Эсселек һәм көчле җил грек коткаручыларының эшен катлауландыра, аларга урманнардагы зур янгыннарны сүндерә алмыйлар. Янгын урыннары илнең төрле өлешләрендә теркәлгән – Патра шәһәрендә, Пелопоннес ярымутравында һәм Аттикада. Янгын сүндерүгә самолетлар һәм вертолетлар җәлеп ителгән.
Көнчыгыш Аттикада, Греция башкаласыннан ерак булмаган урында инде икенче көн рәттән урман янгынын сүндерәләр. Лагонисси һәм Саронида районнарында янгын торак йортларга нык якынайган. Элегрәк Афинаның яр буе юллары буенча – Соуниога таба хәрәкәт чикләнде.
Афина аэропортыннан 13 чакрым ераклыкта көньяк-көнчыгыш чикләрдә ялкын телләре уйнаклый. Очышларны әлегә туктатмадылар, ләкин вакыйгаларның шундый борылыш алуы бик мөмкин хәл. Стихия белән 70тән артык янгынчы көрәшә, шулай ук 30 машина һәм 5 берәмлек һава техникасы ярдәм итә. Белгечләрнең тырышлыгына карамастан, янгын телләре көчле җил аркасында бик тиз арада калкулыкларга үрмәли.
Франция
Франциядә, Лазур ярында барган урманнардагы янгыннарга бәйле рәвештә, Истр шәһәрендә яшәүчеләр ашыгыч рәвештә эвакуацияләнә. Янгыннар тагын да көчлерәк булып таралуга карамастан, француз түрәләре халыкны вәзгыять контроль астында дип ышандырырга тырыша.
Италия
Италиядә 1,5 мең гектардан артык җирне янгын чолмап алган. Илдә янгынны гасыр башындагы иң зур һәлакәтләрнең берсе итеп атаганнар.
Быел янгынчылар илдә 1000нән артык урман янгыннарына каршы көрәшкән. Рәсми затларның сүзләренә караганда, 2017 елның июнь һәм июль айларында узган ел белән чагыштырмача янгыннар 30 процентка күбрәк булган.
Берничә ай дәвамындагы аз-маз явым-төшемнәрдән соң көньяк Италиядә температура күрсәткече 40°C җиткән, шул рәвешле янгыннар таралуга идеаль шартлар барлыкка килгән. Италия Хөкүмәте төньяк провинцияләре Парма белән Пьяченцадагы корылыкка җавап итеп, июль башында гадәттән тыш хәл башлануы турында игълан иткән.
Алжир
Эсселек аркасында 1 нче августта Алжир төньягында урман янгыннары барлыкка килгән, бер кеше һәлак булган. Янгыннар йөзләрчә гектарда урманнарны юкка чыгарган. Тәүлек эчендә Бумердес провинцияләрендә алты урман янгыны булган. Нәтиҗәдә егерме яшьлек егет һәлак булып, берничә кеше зыян күргән.
Эль-Тарф провинциясендә 20дән артык янгын теркәлгән, 400 гектардан артык урман янып, зур күләмдә терлек һәлак булган. Кайбер районнарда ландшафт шартларына бәйле рәвештә янгынчылар урманга янгын сүндерү өчен үтеп керә алмыйлар. Һәлак булучыларның һәм зыян күрүчеләрнең төгәл саны әлегә билгеле түгел.
Алжирдагы урман янгыннары көчле эсселеккә бәйле рәвештә барлыкка килгән. Илнең кайбер төбәкләрендә һава температурасы 42 градустан артып киткән, ә урыны-урыны белән берничә ай дәвамында явым-төшем күзәтелмәгән.
Каратау
Каратауның адриатик яр буенда да урман янгыннары котыра – эсселек һәм көчле җил янгынга таралырга булыша.
Хәзерге вакытта күләмле янгын урыннары Сутоморда һәм Луштица ярымутравында теркәлгән.
Янгын сүндерүчеләр ялкынга каршы хәрби көчләрне дә җәлеп иткәннәр. Янгын телләре корылмаларга бик якын килә башлагач, туристлар белән тулган Сутомордан йөзләгән кеше эвакуацияләнгән. Торак йортларны стихиядән коткару насыйп булган һәм кешеләр кире кайта башлаганнар. Луштица ярымутравыннан кешеләрне диңгез буйлап чыгарганнар, чөнки Крашич юлы ябылган.
Шунысын билгеләргә кирәк, янгын төтене Котор белән Тиватны чолгап алган. Көчле җил ялкын телләренә таралырга ярдәм итә. Янгын сүндерүчеләр, һавадан сүндерә башлау өчен, җилнең тынуын көтә. Янгын сүндерүгә ике самолет җәлеп ителгән һәм тагын ике очкыч кушылыр дип көтелә.
Кипр
Кипрның янгын сүндерү хезмәте белдергәнчә, эссе көннәр башлану белән Кипрда янгыннар ешайган. Узган ялларда утрауда янгын чыгуның 46 очрагы теркәлгән.
Нәтиҗәдә дистәләрчә гектар үсемлек урыннары һәлак ителгән, автомобильләр зыян күргән, ә күп очракта янгыннарны бары тик һавадан торып сүндерү аркасында гына җиңеп чыгу мөмкин булган. Көчле җилләр дә янгынчыларның эшен катлауландыра.
Янгын хезмәте вәкилләре сүзләренә караганда, янгын чыгуның сәбәпләре 94% очракта кешелек факторына бәйле.
Шуңа бәйле рәвештә, Кипрның янгын хезмәте башлыгы утраудагы барча халыкны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә һәм ут төртүчеләр турында полициягә кичекмәстән хәбәр итәргә чакыра.
Казакъстан
Сайрам-Угамск милли паркында зур янгын барлыкка килүгә ял итүчеләрнең саксыз эш итүе сәбәпче булырга мөмкин, аны тәүлекләр буе сүндергәннәр. Янгын 30 июльдә көндез Сайрам чигеннән ерак түгел Кызыл-
Зау аймагында барлыкка килгән.
Янгынга каршы катлаулы һава шартларында көрәшергә туры килгән: челлә эсселек һәм җил янгынны бетерергә ирек бирмәгән. Ялкын телләрен янгынчылар гына түгел, Милли парк хезмәткәрләре һәм җирле халык та сүндерергә булышкан. Кул астында булган һәр нәрсә эшкә җигелгән.
Кайбыч урманчылыгында Идел буе дәүләт технологик университетыннан галим урманчылар булып китте, биредә урман тармагы вәкилләренә алман технологиясе белән нигез салынган имән культураларын, шулай ук урман питомнигын һәм урман орлыкчылыгы объектларын күрсәттеләр. Университет президенты Е.М. Романов гамәлдәге объектларга бик югары бәя бирде һәм алдагы эшләрендә белгечләргә уңышлар теләде.
Идел буе галимнәре төбәктәге имәннәрне саклау һәм торгызу эшендә Татарстан урманчылары белән хезмәттәшлек итәргә ниятли, шул исәптән “Россия имәнлекләре” фәнни-җитештерү үзәген төзүдә катнашырга планлаштыралар.
Урман һәрчакта да илебезнең төп табигый байлыгы булды һәм булып калачак та, аны саклау өчен грамоталы белгечләр, кайгыртучан ышанычлы хуҗалар кирәк.
Лубян урман-техника көллиятендә белем алу процессы өчен кирәкле барлык шартлар да тудырылган: махсус кабинетлар һәм лабораторияләр, китапханә, спорт залы, компьютер класслары, фәнни-тикшеренү, белем алу эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен урман кишәрлеге бар. Чит шәһәрләрдән килеп укучы студентлар 3 тулай торакта яши. Яшьләр, сайлаган һөнәрләренә өстәмә рәвештә, эшче һөнәрләрен дә үзләштерә: урманчы, урман аударучы, тракторчы. Кызлар тал чыбыгыннан сәнгать эшләнмәләрен ясарга өйрәнә.
Лекцияләрдән, семинарлардан, практикалардан тыш, укучылар мөмкин булганча барлык конкурсларда, кичәләрдә, концертларда, спорт ярышларында, шул исәптән район, республика һәм россиякүләм дәрәҗәсендә дә катнашып киләләр.
Лубян урман-техника көллияте үзенең чыгарылыш укучылары белән хокуклы рәвештә горурлана ала. Алар арасында Н.С. Савин – Советлар Союзы герое, Н.М. Миңнеханов – ТР дәүләт премиясе лауреаты, ТР һәм РФ атказанган урманчысы, А.Ә.Нәзиров – Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры, ТР һәм РФ атказанган урманчысы; Ф.В.Әһлиуллин – авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор, РАЕН академигы, А.Х.
Газизуллин – авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор, Казан авыл хуҗалыгы университетының урманчылык кафедрасы җитәкчесе; П.В.Владимиров – ягулык сәнәгате министры; Матросов И.В – Удмуртия Республикасы урман хуҗалыгы министры урынбасары, шулай ук Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган урманчылары,
ТР урман хуҗалыгының элеккеге министры А.Г. Гаянов һәм министр урынбасарлары Е.А. Гуськов, И. Н. Зарипов, Лысенков Н.И. – Удмуртия АССР урман хуҗалыгы идарәсе башлыгы, Перевозчиков А.С – Удмуртиянең урман һәм кәгазь сәнәгате министры.
Белгечлекләр:
- УРМАН ҺӘМ УРМАН-ПАРК ХУҖАЛЫГЫ
Уку чоры: 9 сыйныф базасында – 3 ел да 10 ай, 11 сыйныф базасында – 2 ел да 10 ай.
Уку формасы: көндезге, читтән торып.
Квалификация – урман һәм урман-парк хуҗалыгы белгече.
- БАКЧА-ПАРК ҺӘМ ЛАНДШАФТ ТӨЗЕЛЕШЕ
Уку чоры: 9 сыйныф базасында – 3 ел да 10 ай, 11 сыйныф базасында – 2 ел да 10 ай.
Уку формасы: көндезге.
Квалификация – техник.
- ИКЪТИСАД ҺӘМ БУХГАЛТЕРЛЫК ИСӘБЕ
(тармаклар буенча)
Уку чоры: 9 сыйныф базасында – 2 ел да 10 ай, 11 сыйныф базасында – 1 ел да 10 ай.
Уку формасы: көндезге, читтән торып (читтән торып уку формасында – уку түләүле).
Квалификация – бухгалтер.
УКУНЫҢ БАРЛЫК ФОРМАЛАРЫ БУЕНЧА УКУ ЕЛЫ 1 СЕНТЯБРЬДӘ БАШЛАНА.
ХЕЗМӘТКӘ УРНАШТЫРУ ГАРАНТИЯЛӘНӘ.
ТАПШЫРЫЛА ТОРГАН ДОКУМЕНТЛАР:
1) билгеләнгән формада гариза
2) шәхесне, гражданлыкны таныклый торган документларның төп нөсхәсе яисә күчермәсе
3) белем алу турындагы документның төп нөсхәсе яисә күчермәсе
4) 4 фото: 3х4 см
5) сыйфатлама
Кабул итү комиссиясенең телефоны: (84364) 23-2-23
Мәктәп еллары бик тиз үтеп китте, вакыт узды... Ләкин чыгарылыш укучыларының җылы даирәсендә очрашып, элеккеге вакытларны искә алырлык йөрәккә якын кешеләр калды.
96 ел дәвамында 9 меңнән артык белгеч әзерләнгән, аларның күбесе үз һөнәренә тугры калган, алар барча Россия буйлап урман тармагы предприятиеләренең абсолют күпчелегендә хезмәт куйганнар һәм хезмәт куялар. Татарстан Республикасындагы барлык урман хуҗалыкларына һәм урманчылыкларына Лубян урман-техника көллиятен тәмамлап чыгучылар җитәкчелек итә, дип әйтү дә җитә.
Урман хуҗалыгы белгечләренең күпчелек династияләре өчен техникум урман хуҗалыгы мәктәбенә әверелде, биредә бүген безнең уку йортын тәмамлап чыгучыларның оныклары белем ала.
Гадәт буенча, инде 8 ел дәвамында, августның һәр икенче шимбәсе көнне Лубян авылы һәм Лубян техникумы үзен тәмамлап чыгаручыларны һәм авыл кунакларын якты йөз белән каршы ала. Быел очрашу 2017 елның 12 августында булачак. Чара программасында: көллият буенча экскурсия, дендр бакчасын карау, техникум стадионында концерт программасы һәм бәйрәм салюты. Чыгарылыш укучыларын теркәү 8.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькәчә гамәлгә ашырылачак.
Урманнарда ГХ барлыкка килү куркынычы фаразын эшләү максаты һәм методикасы
Төбәктәге урман ведомстволарының һәм урман янгыннарын сүндерү хезмәтләренең, төрле дәрәҗә хакимият органнарының һәм кызыксынган затларның алдан хәл кылуын тәэмин итү максатларында “Авиалесохрана” федераль учреждениесе тарафыннан 2017 елның август аена Россия урманнарында янгын чыгу куркынычының фаразы эшләнде.
Әлеге фараз уникаль продукт булып тора, чөнки ул Росгидрометның һава торышы фаразлары турындагы белешмәләре белән Авиалесохрананың урманнарның янучанлыгы буенча күпьеллык мәгълүматлары арасындагы үзара бәйләнеш булуын билгеләп эшләнгән. Шунысы әһәмиятле, уртача торган һава шартларында төрле типларга караган урманнарда, мисал өчен, нарат һәм чыршы урманнарында янгын чыгу куркынычы төрле тизлек белән барлыкка килә, фаразны эшләгәндә бу үзенчәлек шулай ук исәпкә алынган.
Урманнарда янгыннар барлыкка килүнең фаразланган куркынычы зур булу төбәктә һичшиксез гадәттән тыш хәл барлыкка киләчәк дигәнне аңлатмый. Барысы да халыкның урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәвенә бәйле, чөнки кешелек факторы – урман янгыннарына китерүче төп сәбәп.
Шулай ук янгыннарны башлангыч мәлендә ачыклау да зур роль уйный, моның өчен урман янгыннарын сүндерүче хезмәтләр җир өстендә һәм авиация ярдәмендә мониторинг үткәрәләр, шулай ук урманнарны видеокүзәтү системалары белән тәэмин итәләр. Урманнарда янгыннарны сүндерү кул ярдәмендә дә, җир өсте һәм авиация урман-янгын техникасын кулланып та гамәлгә ашырыла.
2017 елның август аена дәвамлы фараз
Фараз нигезендә 2017 елның август аенда түбәндәгеләр территориясендә ГХ барлыкка килү куркынычы югары:
Үзәк ФО (Курск өлкәсенең көньяк өлеше, Воронеж өлкәсенең көньяк өлеше, Белгород өлкәсенең барча территориясендә);
Көньяк ФО (Волгоград өлкәсенең көньяк өлеше, Ростов өлкәсенең барча территориясендә, Калмыкъ Республикасы һәм Әстерхан өлкәсе);
Төньяк Кавказ ФО (Ставрополь краеның төньяк һәм көнчыгыш өлеше, Дагыстан Республикасының төньяк өлеше);
Идел буе ФО (Саратов өлкәсенең көнчыгыш районнары, Самара өлкәсенең көньяк-көнчыгышы, Оренбург өлкәсенең үзәк һәм көньяк өлешләре, Башкортстан Республикасының көньяк өлеше);
Урал ФО (Чиләбе өлкәсенең барча территориясендә, Ханты Манси автономияле округының көнчыгыш өлеше, Ямал-Ненец автономияле округының көнчыгыш өлешендә);
Себер ФО (Красноярск краеның төньяк һәм үзәк өлешләре, Эвенкийск муниципаль районын да кертеп, Иркутск өлкәсенең төньяк өлеше);
Ерак Көнчыгыш ФО (Саха Республикасының (Якутия) көнбатыш өлеше, Хабаровск краеның көнчыгыш өлеше (Николаевск районы), Сахалин өлкәсенең төньяк өлеше, Камчатка краеның көньяк һәм төньяк-көнчыгыш өлешләре, Чукотка автономияле округының көньяк-көнчыгыш өлеше).
Россиядә быелгы урман-янгын торышы турында
30 июльгә кадәр булган вәзгыять буенча Россиядә 8,1 мең урман янгыны ликвидацияләнде. Быел урман янгыннарыннан торак пунктлар, дача ширкәтләре һәм икътисад объектлары зыян күрмәде. Иркутск өлкәсендә, Красноярск краенда, Бурят Республикасында 24, 25 май көннәрендә, 27, 28 апрель көннәрендә барлыкка килгән, җәмәгатьчелектә киң резонанс уяткан янгыннарның барысы да коры үләнгә ут кабу, чүп-чар яндыру, үткәргечләрдәге кыскача ялганыш, предприятиеләрдә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу аркасында барлыкка килгән.
Урманнардагы янгыннарны кисәтүне профилактикалау максатларында ел башыннан бирле республика урманчылары тарафыннан халык арасында һәм массакүләм мәгълүмат чараларында агитацияләү-профилактикалау эше алып барыла. Урман тармагындагы белгечләр тарафыннан урманнарда гражданнарның булуын чикләүче 800 данә шлагбаум урнаштырылды, 300 данә күләмендә янгынга каршы күрсәтмә пропаганда объектлары урнаштырылды, 9 мең данә листовка һәм буклет таратылды. Янгынга каршы минераллаштырылган полосалар кору буенча барлык урманчылыклар территориясендә дә план нигезендә эшләр башкарылды. 6,5 чакрым озынлыгындагы янгынга каршы минераллаштырылган полосалар каралды.
Профилактика чаралары ярдәмендә 6 ел дәвамында Татарстан Республикасы урманнарында янгынга юл куелмады.