Әгерҗе районы Вәрҗе-Пельга авылы кешеләре 8 мең төп нарат үсентесе утыртты

2013 елның 22 мае, чәршәмбе
Туган авылны төзекләндерү буенча өмәгә авыл халкының барысы да диярлек чыкты. Бу эшне Кичке таң авылы башлыгы З.Нуриев оештырды. Агач утыртуда аларга зур ярдәмне  “Кичке таң” ГПКЗ җитәкчесе А.Фәйзуллин, заказник дәүләт инспекторы, участок урманчысы Җ.Кәримов белән Әгерҗе урманчылыгының Шаршады участогы мастерлары күрсәтте. “Әгерҗе урманчылыгы” ДКУ җитәкче-урманчысы А.Данилов өмәдә катнашучыларга рәхмәт белдерде һәм агач утырту традициясенең дәвам итүенә ышануын әйтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International