Ел башыннан бирле республикада 110,5 кг ылыслы токым орлыгы әзерләнде, аның 73 кг – нарат, 30 кг – чыршы, 5 кг – карагач, 2,5 кг – пихта. Быел орлык әзерләү эшләре тизрәк алып барыла һәм календарь елы башына карата күләмнәре дә, узган ел белән чагыштырганда, 24%ка күбрәк.
Төп урман токымнарының урман орлыкларын төрле ысуллар белән әзерлиләр: үсеп утыручы агачлардан (ылыслы токымнарның күркәләре), җир өслегеннән (имән орлыклары) һәм киселгән агачлардан җыеп алалар. Нарат һәм чыршы орлыкларын әзерләү эшләре файдаланудагы төп агачлар киселгәч башкарыла. Үсеп утыручы агачлардан күркәләрне һәм орлыкларны эшчеләр җирдән колгаларга яки штангларга монтажланган алынмалы җайланмалар яки күтәртә торган җайланмалар һәм җиһазлар ядәмендә турыдан-туры ябалдаш ботакларыннан җыялар.