ЯҢАЛЫКЛАР


6
март, 2017 ел
дүшәмбе

ТР Арча муниципаль районының “2 нче номерлы Арча урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет мәгариф учреждениесендә шундый исем белән гадәти булмаган экология дәресе үткәрелде. “Ашыт” дәүләт комплекслы табигать заказнигы белгечләре шигърият дәрьясына чумды. 5-6 нчы сыйныф укучылары, тәэсирле итеп, рус шагыйрьләренең табигатьнең матурлыгы турында гына түгел, шул матурлыкның һәлак ителүе, аның байлыкларын юкка чыгарганда табигатьнең елавы һәм табигатьне киләчәк буыннар өчен саклап калу кирәклеге турында да шигырьләрен укыдылар.

 Заказник белгечләре укучыларны төбәкнең махсус сакланыла торган табигать территорияләре белән таныштырды. Чарада актив катнашучылар соңыннан Урман хуҗалыгы министрлыгының бүләкләре һәм дипломнарына ия булды.

 

Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре Яшел Үзән шәһәрендә чаңгыда узышу ярышларында катнашты. Спорт чарасы “Маяк” спорт комплексында узды. Министрлык командасында урманнарны тернәкләндерү һәм урман үрчетү бүлеге башлыгы Тимур Рәдиф ул Галиев, урманнарны тернәкләндерү һәм урман үрчетү бүлегенең әйдәп баручы консультанты  Алсу Габделфәт кызы Сәмигуллина, финанс, бухгалтерлык исәбе һәм контрольлек бүлегенең әйдәп баручы белгече Альбина Ринат кызы Әлмиева, мөлкәт белән идарә итү, техник үсеш һәм хезмәтне саклау бүлеге башлыгы Нияз Илдус улы Имамиев, урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Наил Ильяс улы Мирсәяпов чыгыш ясадылар.

Чаңгыда узышу ярышында Татарстан министрлыклары һәм ведомстволарыннан 28 команда катнашты. Спартакиада дәүләт хакимияте органнарында эшләүчеләрне спорт белән даими шөгыльләнүгә, сәламәт тормыш рәвеше формалаштыруга җәлеп итү максатыннан уздырыла.

Республиканың урман тармагында эшләүчеләр арасында чагы ярышлары уздыру инде традициягә керде. Узган ял көннәрендә спорт бәйрәме Кукмара районының Лубян авылында үткәрелде. Чаңгыда йөгерү ярышларында Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре, шушы ведомствога караучы учреждениеләр, “Рослесинфорг” ФБУның Казан филиалы, “Россиянең урманны саклау үзәге” ФБУның Казан филиалы, “Урман транспорт компаниясе” ААҖ хезмәткәрләре, Лубян урман техник көллияте студентлары катнашты.

 

Ярыш нәтиҗәләре

 

1. Учреждениеләр, оешмалар җитәкчеләре:

I урын – Рәхмәтуллин Илһам Гайдулла улы (“Саба урманчылыгы” ДКУның “Укыту-тәҗрибә Саба урман хуҗалыгы” ДБУ);

II урын – Щербаков Константин Викторович (“Кәләй урманчылыгы” ДКУ: “Кәләй урманы” ДБУ);

III урын – Сәлахов Раил Илдус улы (“Мамадыш урманчылыгы” ДКУның “Мамадыш урман хуҗалыгы” ДБУ).

2. 30 яшькә кадәрге хатын-кызлар:

I урын – Галимуллина Лилия Мәхмүт кызы (“Саба урманчылыгы” ДКУның “Укыту-тәҗрибә Саба урман хуҗалыгы” ДБУ);

II урын – Лаврентьева Оксана Николаевна (“Лубян урман техник көллияте” дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесе: “Лубян урманчылыгы” ДКУ);

III урын – Лещева Эльвира Олеговна (“Кайбыч урманчылыгы” ДКУның “Кайбыч махсус орлыкчылык урман хуҗалыгы” ДБУ).

3. 30 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар:

I урын – Миңнеханова Гөлсем Вәли кызы (“Саба урманчылыгы” ДКУның “Укыту-тәҗрибә Саба урман хуҗалыгы” ДБУ);

II урын – Мөдәрисова Энҗе Таһир кызы (“Буа урманчылыгы” ДКУ: “Буа урманы” ДБУ);

III урын – Гыйззәтуллина Венера Ильяс кызы (“Кызыл Йолдыз урманчылыгы” ДКУ).

4. 30 яшькә кадәрге ир-атлар:

I урын – Гарифуллин Рөстәм Рәшит улы (“Лубян урман техник көллияте” дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесе: “Лубян урманчылыгы” ДКУ);

II урын – Байгобулов Ринат Рөстәм улы (“Лубян урман техник көллияте” дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесе: “Лубян урманчылыгы” ДКУ);

III урын – Михеев Иван Васильевич (“Россиянең урманны саклау үзәге” ФБУ).

5. 30 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар:

I урын – Хафизов Ринат Вагыйз улы (“Лаеш урманчылыгы” ДБУ);

II урын – Кулагин Дмитрий Николаевич (“Россиянең урманны саклау үзәге” ФБУ);

III урын – Мозафаров Рәшит Илдус улы (“Лубян урман техник көллияте” дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесе: “Лубян урманчылыгы” ДКУ).

6. Студентлар, кызлар:

I урын – Гостева Анастасия Юрьевна;

II урын – Кузнецова Алина Ивановна;

III урын – Красноперова Виолетта Геннадьевна.

7. Студентлар, егетләр:

I урын – Николаев Андрей Сергеевич;

II урын – Семенов Александр Сергеевич;

III урын – Малютин Егор Владимирович.

8. Командалар арасындагы нәтиҗәләр:

I урын – “Саба урманчылыгы” ДКУның “Укыту-тәҗрибә Саба урман хуҗалыгы” ДБУ;

II урын – “Лубян урман техник көллияте” дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесе: “Лубян урманчылыгы” ДКУ;

III урын – “Әлмәт урманчылыгы” ДКУ: “Әлмәт урман хуҗалыгы” ДБУ.

 

Җиңүчеләрне котлыйбыз!

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International