ЯҢАЛЫКЛАР


28
март, 2017 ел
сишәмбе

“Долгая Поляна” ДТКЗ хезмәткәрләре Тәтеш муниципаль районының Монастырское авылы китапханәсендә гомуми белем мәктәбе укучылары белән әңгәмә үткәрде. Дәресне Татарстан Республикасында Махсус сакланучы табигать территорияләре елына багышладылар. Балалар республика урманнарында яшәүчеләр, урман ландшафтының төрлелеге, агачлар һәм куакларның төрле төрләре, шулай ук Татарстан Республикасы Кызыл китабына кертелгән махсус сакланучы төрләре белән танышты. Моннан тыш, чыгарылыш сыйныф укучылары белән профориентация буенча да эш алып барылды. Балаларга Лубян урманчылык техник көллияте, урманчы һөнәре, хәзерге заман экология вәзгыятендә аның актуальлеге турында сөйләделәр.

Чара тәмамлангач, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгыннан бүләкләр тапшырылды. Татарстан Республикасы Кызыл китабының өченче басмасы аеруча кыйммәтле бүләк иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International