Махсус сакланучы территорияләр елы кысасында ТР Спас муниципаль районындагы 1 нче номерлы Болгар урта гомуми белем мәктәбендә "Спас" заказнигының әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге Татарстан Республикасы дәүләт инспекторы Л.А. Мурзак катнашында Кошлар көненә багышланган бәйрәм узды.
Үз чыгышында ул: "Яз килгәч, безнең дусларыбыз – күчмә кошлар кайта. Алар искиткеч каурыйлары, сайраулары, хәркәтләре, очышлары белән һәм, әлбәттә инде, серле яшәүләре белән җәлеп итәләр. Алар бөтен җирдә: баш өстебездә, тирәбездә, еракта, якында. Аларны урманда да, кырда да, елгада да, тауларда да очратырга мөмкин. Табигатьтә кошлар бик күп. Алар безгә китергән файдалары өчен генә түгел, гүзәл Ватаныбызның бизәге буларак та кадерле. Аларны сакларга кирәк. Планетабыз зур бер матур бакча булсын өчен, бар табигатьнең байлыкларын сакларга һәм арттырырга кирәк. Кошларны саклагыз!" - дип әйтте.
Чарада балалар кошлар тормышы турында бик күп кызыклы яңалыклар да, бөтен әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәттә булырга кирәклеге турында да белделәр.
Балалар кошлар турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар, табышмаклар чиштеләр, ясаган кош ояларын конкурска тәкъдим иттеләр. Иң яхшы кош оясы өчен балаларга заказниктан дипломнар тапшырылды. Бәйрәм тәмамлангач, сыерчык ояларын мәктәп ишегалдына элеп куйдылар.