Зарарлы организмнарның чыганаклары санын киметү, бетерү буенча чаралар төгәлләнде, ә атап әйткәндә, дүләнә һәм яшел имән яфрак төргечләре юкка чыгарылды. Чаралар авиация ысулы ярдәмендә Кайбыч урманчылыгы утыртмаларына карата башкарылды. Эшләр 7822,3 гектар мәйданда үткәрелде.
“Яфрак төргеч” аталышы авыру барлыкка килгәндә үсентенең яфраклары көпшә сыман төрелә яисә чәчәкләре тирәли бәйләмнәр хасил итә дигәнне аңлата. Болар – бик кечкенә һәм күзгә чалынмый торган, еш кына тышкы кыяфәте белән сөйкемле күбәләкләр. Олы күбәләкләр үсентеләргә зыян салмыйлар, ә менә кортлары яфракларның 60%ына кадәрге өлешен, чәчәкләрнең һәм җимешләрнең яртысына кадәр юкка чыгарырга мөмкин.
Яшь активистлар – “Шәһәр яны урманчылыгы” ДКУ һәм “Укыту-тәҗрибә табигый урман хуҗалыгы” ДБУ каршындагы мәктәп урманчылыгы әгъзалары “Урманны янгыннан сакла!” акциясен үткәрде. 2017 елның 13 июнендә Дәрвишләр бистәсендә 84 нче мәктәп укучылары җирле халыкка урманнарны саклау һәм яклау темасына багышланган меңнән артык агитацияләү кәгазен таратты һәм ябыштырып чыкты. Казан шәһәренең мәктәп урманчылыгы Ләйсән Хәйруллина җитәкчелегендә эшли. Мөгаллимә сүзләренә караганда, мәктәп урманчылыгы туган төбәкне өйрәнү, сыйныфтан тыш эшчәнлек башкару, мәктәп укучыларының фикерләү дәрәҗәсен киңәйтү, янәшә урнашкан урманнарны саклауда һәм Казан шәһәре белән, тулаем алганда, республика территориясен яшелләндерүдә ярдәм күрсәтү өчен булдырылган. Табигатькә карата мәхәббәт хисләрен сабый чактан ук сеңдерергә кирәк. Мәктәп урманчылыгында балалар ел дәвамында урман биләмәләрендә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, әйләнә-тирәлеккә сакчыл караш турында белемнәр ала. Шулай ук мәктәп укучылары урманчылар өчен дә зур ярдәмчеләр булып торалар: туган төбәкне яшелләндерү чараларында катнашалар, агачларны тәрбиялиләр, орлыклар җыялар, скверларны һәм паркларны яңа сыерчык оялары белән баеталар. Шулай итеп, Шәһәр яны урманчылыгы территориясендә быелгы уку елында балалар тарафыннан канатлы дуслар өчен 15 оя эленде.