Европада парклар көненә - урман үсентеләреннән яңа сквер

2013 елның 23 мае, пәнҗешәмбе
Татарстанда Экология мәдәнияте һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы һәм традицион рәвештә 24 майда уздырыла торган Европада парклар көне кысаларында, Татарстан Республикасы Милли музееның Кышкы бакчасында “Казанның бакчалары һәм парклары” каталогын тәкъдим итү кичәсе булачак. М.Новикова һәм Г.Юпина төзегән каталогта башкалабызның парклары һәм бакчалары турында мәгълүмат, күбесе әле беренче тапкыр басыла торган 200 дән артык фотография тупланган.  Чарада музейның Профсоюзная урамындагы бинасы тирәсендә скверда утырту өчен Шәһәр яны һәм Яшел үзән питомникларында үстерелгән 100 гә якын үсенте – каен, чыршы, алмагач, каштан, миләш һәм балан  биргән Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре дә катнашачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International