Соңгы ике атна эчендә «Шәһәр яны урманчылыгы» ДКУ һәм «Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре Шәһәр яны урманчылыгының Матюшино, Биектау, Иске Казан һәм Столбище кишәрлекләрендәге урман фонды территориясендә 12 санкциясез чүплек урынын тапкан һәм анда тәртип урнаштырган. Алар көче белән барлыгы 20 куб.метр каты көнкүреш калдыгы чыгарылган.
«Урмандагы чүп-чар бер дә матур күренеш түгел, бу проблема эстетик яссылык чикләрен уздырып җибәрә. Чүплекләр туфракны, һаваны, суны пычрата, шулай ук янгын чыгару ихтималы белән дә куркыныч тудыра, – ди җитәкче-урманчы Илнур Кәшафиев. – Барлык гражданнар да табигатькә җаваплырак карасын иде. Бу елда гына да Шәһәр яны урманчылыгы территориясеннән 150 кубометрдан артык чүп-чар җыеп чыгарылды».