Чирмешән урманчылыгының участок урманчысы Николай Дорофеев «Елочка» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр өчен дәрес үткәргән

2021 елның 7 декабре, сишәмбе

«Чирмешән урманчылыгы» ДКУ Чишмә кишәрлегендәге участок урманчысы Николай Дорофеев Чирмешән районының Чишмә төп гомуми белем бирү мәктәбенең «Елочка» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр өчен дәрес үткәргән. Дәрес экологияне яхшырту һәм табигый ресурсларга сакчыл мөнәсәбәт темасына багышланган.

Очрашу барышында Николай Дорофеев балаларга табигатьтән рациональ файдалануның мөһим булуы, калдыкларны аерым җыю системасы һәм эшкәртелгән батарейкаларны утильләштерү кагыйдәләре турында сөйләгән.

Дәрес ахырында дөньяда экологик вәзгыятьне яхшырту ысуллары турында фикер алышканнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International