Урман тармагы буенча дөньяда иң борынгы югары уку йорты булган әлеге университет лидер һәм заман таләпләренә җавап бирерлек сыйфатлы һөнәри белем бирүнең ышанычлы гаранты репутациясен яулап алды. Ул урман җәмәгатьчелегенә Россиядә җәһәт үсеш кичерүче фәнни үзәк буларак билгеле.
Татарстан Республикасы белән Санкт-Петербург урман-техника университеты арасында хезмәттәшлек шактый бай тарихка ия. Әлеге югары уку йорты белән татар халкының билгеле уллары, күренекле галим-урманчылар, Россия Табигый фәннәр академиясе академигы, профессор, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Ф.В Әгълиуллин һәм профессор, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы В.В.Загреев исемнәре бәйле.
Бүгенге көндә урман-техника университеты галимнәре һәм белгечләре Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы комплексын фәнни тәэмин итүдә гамәли ярдәм күрсәтә, Татарстан белгечләренең Финляндиягә стажировкага баруы да Санкт-Петербург университеты ярдәме белән оештырылды.