«Яшел планета» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар «Үсеш ноктасы» мәктәпләре-белем бирү үзәкләре директорлары катнашында ТР Азнакай муниципаль районы, Актүбә штп. базасында узган республика семинарында катнашканнар.
Семинар барышында укучылар усак орлыкларын торф төймәләренә чәчү буенча мастер-класс үткәргәннәр. Теләгән һәркемгә үз орлыклыгын чәчү мөмкинлеге бирелгән, аннан соң киләчәктә «Яшел планета» мәктәп урманчылыгы питомнигында кәлшәләр үстереләчәк.
Шулай ук балалар Азнакай муниципаль районы территориясендә утыртылган агач кишәрлекләре белән төзелгән интерактив картаны да күрсәткәннәр. QR-кодны сканлаштырып, уздырылган акцияләр: агач утырту көне, урыны һәм башкалар турында тагын да җентеклерәк мәгълүмат күрергә мөмкин.