Арча районындагы “Өмет чишмәсе” мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тернәкләндерү үзәгендә “Ашыт” тыюлыгы хезмәткәрләре шунда тәрбияләнүчеләр белән очрашу үткәрделәр. Аларны Татарстанның аеруча саклаулы табигать территорияләре, шундагы флора һәм фауна, Кызыл Китап белән таныштырдылар. Тернәкләндерү үзәге балалары Идел-Кама тыюлыгы турында фильм карадылар, шуннан соң “Ашыт” тыюлыгы турында әңгәмә уздырылды. Белгечләр балалар өчен тыюлыкка экскурсия оештырырга да вәгъдә иттеләр.