Алар Йенчепинг шәһәрендә оештырылган “Урман хуҗалыгы һәм агач әзерләү өчен техника, практик чишелешләр, машиналар, җиһазлар һәм технологияләр (Elmia wood 2013)” күргәзмәсендә катнаштылар. Эшлекле очрашулар программасында – агач әзерләү предприятиеләренә, агач утырту һәм үстерү белән шөгыльләнүче урман хуҗалыкларына, шулай ук Husqvarna компаниясенә барулар. Швециядә утырту материалын теплицаларда һәм ябык тамыр системасы белән үстерүнең уңай тәҗрибәсе бар. Утырту материалларын үстерүдә алдынгы технологияләр куллану исәбенә урман культураларының югары яшәүчәнлеге тәэмин ителә. Бу тәҗрибә Татарстанның Саба районында Урман селекция-орлыкчылык комплексын төзегәндә файдаланылды. Швед технологиясе Татарстанда урманнарны торгызуның алдынгы алымнарына күчәргә булышты, һәм ул Кайбычта “Россия имәнлекләре” фәнни-җитештерү үзәген төзегәндә дә кулланылачак.