Министр урынбасары Рәис Гомәров Әгерҗе һәм Менделеевск муниципаль районнарында эшлекле сәфәр белән булды

2022 елның 18 феврале, җомга

Бүген ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров Әгерҗе һәм Менделеевск районнарында булды.

Әгерҗе районында Рәис Гомәров киңәшмә үткәрде, анда «Әгерҗе урманчылыгы» ДКУ һәм «Әгерҗе урман хуҗалыгы» ДБУнең 2021 елдагы эш нәтиҗәләре каралды һәм 2022 елга бурычлары билгеләнде. Утырыш Әгерҗе шәһәре администрациясе бинасында узды, аның эшендә муниципаль район башлыгы Азат Вәлиев, ведомство буйсынуындагы учреждениеләр җитәкчеләре һәм белгечләре, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Доклад белән җитәкче-урманчы Владимир Ишморатов һәм җитәкче-урманчы урынбасары, башлангыч һөнәри берлек оешмасы рәисе Екатерина Буренина чыгыш ясады.

Владимир Ишморатов катнашучыларга –  2021 елда урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча башкарылган эшләр, Екатерина Буренина һөнәри берлек эшчәнлеге, үткәрелгән чаралар һәм социаль ярдәм чаралары турында мәгълүмат бирде.

Докладларны тыңлаганнан соң, Рәис Гомәров учреждение белгечләренә урманнарда янгын һәм санитар куркынычсызлыкны тәэмин итү һәм техниканы сак эксплуатацияләү белән бәйле кайбер йөкләмәләрне җиткерде.

Менделеевск районында министр урынбасары Менделеевск шәһәрендә администрация бинасында узган 2022 елда янгын куркынычы һәм урман культуралары сезонына әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Утырыш Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад, алгарышлы социаль икътисадый үсеш территорияләре һәм эшкуарлыкка ярдәм итү буенча урынбасары Ленар Әхмәтов катнашында узды.

Кыскача доклад белән «Алабуга урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Рәмис Гыйлаҗиев чыгыш ясады.

Аннары урманнарны торгызу буенча эшләр башкару, урманнарны янгынга каршы төзекләндерү чаралары комплексын үтәү мәсьәләләре һәм башкалар турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International