Бүген Министрлыкта биржа мәйданчыгында агач сату мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Аны урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров үткәрде. Чарада Министрлык белгечләре, урманчылыклар җитәкчеләре, республика урман хуҗалыклары директорлары, «Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри» ҖЧҖ хезмәткәрләре катнашты.
Киңәшмә барышында биржа мәйданчыгында агач сату мәсьәләләре, гаризаларны рәсмиләштерү үзенчәлекләре, сатулашуларны үткәрү һәм алыш-бирешләр буенча исәп-хисапларны тәэмин итү мәсьәләләре каралды.
Рәис Гомәров шулай ук урман хуҗалыгы директорларының, «Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри» ҖЧҖ вәкилләренең, аерым алганда, документларны рәсмиләштерү, агач ташу һ.б. сорауларына җавап бирде.